Сабын ясау ысулы.

Сабын ясау ысулы – ягъни (мыловарение рус.) үз кулың белән кабатланмас сабын ясау эшчәнлеге. Сабын ясау – мавыктыргыч эшчәнлек, аны ясаганда сез тормыш мәшәкатьләрен онытып, үзегезнең креатив сәләтегезне күрсәтеп кенә калмыйсыз, ә шулай ук шушы эшчәнлектән тәм табып, хуш исле, матур сабын ясый алачаксыз. Аннан, менә дигән бүләк тә якилеп чыга.

Сабын – ул кешелек тормышының көн-күрешендә, аерылгысыз гигиена чарасы.

Сабынның тарихы алты мең ел элек башланган, моңа ышанырга авыр булса да, тик бу шулай. Еш кына кешеләр сабын урынына, хайван мае белән кушылган үләннәр кушылмасын кулланганнар һәм нәкъ тә шушы процесс, сабын ясау ысулына нигез салган да инде.

Ә хәзер сабын ясау ысулына тирәнрәк керешик.

Соңгы елларда, безнең илдә сабын ясау – иң популяр хоббиларның берсенә әверелә. Меңнәрчә форумнар, сайтлар сабын ясау ысулын тәкъдим итәләр. Тик шуны искәртеп үтәргә кирәк, сабын ясау кыйммәткә төшә торган шөгыль.

Сабынны өй шартларында ясау өчен, безгә киләсе әсбаплар кирәк булачак:

  • балалар сабыны;
  • эфир майлары (лимон, лаванда, ак чыршы һ.б.);
  • сабын ясау өчен төп майлар (зәйтүн һ.б. )
  • азык-төлек буяулары (пищевые красители)
  • сабынны эретү өчен (паровая баня) савыт-саба
  • калыпчыклар (формочки) силикон яисә пластмасс, тик пыяла һәм металлдан булган калыпчыкларны кулланмаска тәкъдим итәбез.

Башта балалар сабынын вак угыч аша чыгарыгыз. Аннары кәстрүл төбенә 2-3 чәй кашыгы төп май һәм бер чәй кашыгы глицерин салыгыз. Шушы кушылманы сабынны эретү өчен савыт- саба (паровая баня)га куеп, өлеш-өлеш сабын йомычкасын салыгыз. Сабын тизрәк эресен өчен, вакыт-вакыт кайнар суны өстәп торыгыз.

Сабын белән май, сыекча камыр хәләтенә охшаса, берничә тамчы эфир маен өстәргә мөмкин. Әйбәтләп болгаткач, сабынны эретү өчен савыт – саба (паровая баня)да бераз кайнаткач, массаны калыпларга агызыгыз, берникадәр суынгач, суыткычка алып куегыз. Сабын каткач, калыплардан алып, 1-2 көн эчендә киптерегез.

Сабын әзер!

You May Also Like

Баяу шабуылдаушы соққы; Күшті шабуылдаушы соққы

Баяу шабуылдаушы соққы; Күшті шабуылдаушы соққы. ортасында шындығы беру және жоғары биіктікте…

Емдік профилактикалық мекемелерде емдік дене шынықтыруды ұйымдастыру

Медицина факультеті Емдік профилактикалық мекемелерде емдік дене шынықтыруды ұйымдастыру.        Емдік дене…

Кәсіпорынның негізгі және айналым қорлары(курстық жоба эконом)

Мазмұны Кіріспе ………………………………………………………………………………………………3 I Кәсіпорынның негізгі және айналым қорлары…………………………………..4 1.1 Айналым қоры…

Балдыркөк сабағынан жасалған салат

Қажетті өнімдер: – 300 г балдыркөк сабағы; – 300 г қияр; –…